ФСБ кырымтатар хатынын ягулык келәте турында мәгълүмат тапшырган өчен кулга алган

Хокук яклаучылар мәгълүматына караганда, Эрсмамбетова май ахырында кулга алынган һәм ике ярым айдан артык инде Акмәчетнең 1-нче тикшерү изоляторында тотыла.

Аннексияләнгән Кырымда ФСБ хезмәткәрләре Сәетләр районындагы даруханәдә эшләүче кырымтатар хатыны Нияра Эрсмамбетованы тоткарлаган. Бу хакта"Трибунал. Кырым эпизоды" хокук яклау төркеме "Irade" проектына сылтама белән хәбәр итә.

Хокук яклаучылар мәгълүматына караганда, Эрсмамбетова май ахырында кулга алынган һәм ике ярым айдан артык инде Акмәчетнең 1-нче тикшерү изоляторында тотыла. Аңа Русия Җинаять кодексының 275-нче маддәсе ("дәүләткә хыянәт итү") нигезендә гаепләү белдерелгән. Имеш, ул оккупацияләнгән җирләрләрдәге каршылык хәрәкәтләренең берсенә Кырымдагы ягулык-майлау келәтләре турында мәгълүмат тапшырган. Тикшерү фаразлавынча, бу мәгълүмат һөҗүмнәр әзерләү өчен кулланылырга мөмкин булган.

Эрсмамбетованың ике кечкенә баласы калган, хәзер аларны аның өлкән яшьтәге әтисе карый.

"Трибунал. Кырым эпизоды" белдергәнчә, бу – Кырымда соңгы ярты елда дәүләткә хыянәт яисә диверсия әзерләү нигезендә гаепләүләрнең кимендә утызынчы очрагы.

Хокук яклаучылар кисәтүченчә, кешеләрне күпләп тоткарлаулар, ябык мәхкәмәләр, адвокатларга керүләрне чикләү һәм газаплаулар куллану шартларында мондый гаепләүләрнең нигезлелеге зур шик тудыра. Эрсмамбетова эше мисалында хокук яклаучылар аны ирегеннән канунсыз мәхрүм итү дип бәяли, бу исә халыкара хокук нормалары нигезендә хәрби җинаять булып санала.

"КырымSOS" хокук яклау оешмасы мәгълүматына күрә, 2024 елда ким дигәндә 56 кырымлы Русия хакимиятләре тарафыннан эзәрлекләүгә дучар булган. Аларга карата җинаять эшләре нигезе булып, гадәттә, Русиядә тыелган оешмалар белән элемтәләр, дәүләткә хыянәт, шымчылык, ачык фикер белдерү, диверсия оештыру яки көч куллануга чакырулар күрсәтелә.

ФСБ Кырымда Украина яклы караш белдерүче кешеләрне даими рәвештә тоткарлый. Хокук яклаучылар фаразлавынча, Русиядә дәүләткә хыянәт, шпионлык һәм "хакимият белән хезмәттәшлек" маддәләре нигезендә ачылган җинаять эшләренең саны тагын да артачак. Хәзер ФСБ мондый эшләрне көн саен диярлек ачып тора, ә 2014 елга кадәр алар елына 10 очрактан артмый иде. Украинага каршы сугыш башланганнан соң, дәүләткә хыянәт турындагы маддә сугышка каршы чыкканнарга карата иң еш кулланыла торган коралга әверелде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!