9 июль көнне Казанның "Ногай" кунакханәсендә татар һәм чуаш телләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус әзерләнгән үзөйрәткеч кулланмалары тәкъдим ителде. Очрашудан өзекләрне Татарстан китап нәшрияты үзенең төркемендә чыгарды.
Яңа дәреслекләрне тел галимнәре Алексей Арзамазов белән Максим Кузнецов әзерләгән. Кулланмаларны Татарстан китап нәшрияты чыгарды, бастыру чыгымнарын Татарстан президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе каплады дип хәбәр ителә.
Чарада чыгыш ясаганда, Арзамазов үзөйрәткечтә авторлар "грамматик" терминологиядән баш тарттылар дип сөйләде. "Кемгәдер бу сүзләр кыен булырга мөмкин. Без китапның ничә яшьтән алып кайсы яшькә кадәр булганын сорасалар, "барлык яшьләр өчен универсаль" дип әйтә алабыз, чөнки без катлаулы төшенчәләрдән колак кактык", дип аңлатты тел галиме.
Аның сүзләренчә, авторлар үзләре бу телләрне өйрәнгән. "Кызганычка, күпләр тел өйрәнә башлый, әмма вакыт җитми, мотивация җитми, эчке теләк юк, ташлыйлар. Без исә ташламадык, ахырына кадәр бардык, өйрәндек. Һәм бу телләргә гашыйк булдык", диде ул.
Кузнецов чуаш һәм татар телләрендәге лексик охшашлыклар аңа чуаш телен яхшырак аңларга мөмкинлек бирде дип сөйләде.
Азатлык Радиосы татар телен онлайн рәвештә өйрәнү өчен "Әйдә! Online" порталын алып бара. Анда татар телен үзлектән өйрәнә башлаучылар һәм дәвам итүчеләр өчен дәресләр, аудиокитаплар, кызыклы тестлар һәм башка төрле материаллар тәкъдим ителә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум