Татарстанның Зәй районының элекке башлыгы, республиканың элекке депутаты Татьяна Воропаева вафат.
Аңа 71 яшь иде. Татарстанда беренче хатын-кыз – район башлыгының үлеме турында республика президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Татьяна Воропаева 1954 елның 17 апрелендә туа. Хезмәт юлын Зәйдәге 98-нче һөнәри белем бирү уку йорты җитәкчесе булып башлаган. Соңрак Зәй районы хакимиятендә эшли. Район башлыгының беренче урынбасары була. 2008-2014 елларда Зәй районын җитәкли. Ул республикада район җитәкләүче беренче хатын-кыз иде.
2014-2019 елларда – Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
Татар телен яхшы белде. Татар телендә чыгышлар ясады.
Азатлык Радиосы Самардагы 2013 елгы Сабантуйдан ясалган репортажда болай язган: "Татарстанның Зәй районы башлыгы Татьяна Воропаева бернинди акцентсыз татар телендә изге теләкләрен белдерде. Татарстанга мәдхия җырлады. Чыгышын: "Татарстаннан да яхшы җир юк!" дип тәмамлады".
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум